ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагоглары интернет – ресурслар ярдәмендә "Су Анасы" әкиятен сәхнәләштерделәр. Чараның максаты: әкият белән танышу һәм аны театральләштерү.
Әкиятне театральләштерүгә әзерлек барышында катнашучылар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, шул исәптән аның рус теленә тәрҗемә ителгән «Су Анасы» исемле популяр әкияте белән таныштылар.
Онлайн-театральләштерү барышында катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, артистлык, башкару осталыкларын күрсәттеләр. Өйдәге атрибутларны кулланып, әкиятне башкаруга үзенчәлекле якын килә алдылар. Нәтиҗәдә, әкиятнең гыйбрәтле һәм файдалы булуы турында нәтиҗәләр ясалды.