«Исток-Башлангыч» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүче хатын-кызларны "Гранат-Стан Групп"ҖЧҖ компаниясе котлады. Ветераннарга азык-төлек җыелмалары һәм сугыш вакытында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре тапшырылды.
Барлык ветераннар да игътибар үзәгендә булды. Аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.