Лениногорскида җәмәгать урыннарын дезинфекцияләү дәвам итә

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Лениногорскида урамнарны һәм тротуарларны, скверларны, паркларны, җәмәгать урыннарын санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан эшләнә.

19 майда «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ көче белән шәһәр автовокзалы дезинфекцияләнде. Белгечләр якындагы территорияне, тышкы керү юлларын, көтү залын эшкәрттеләр. Шулай ук хлорлы дезинфекция чарасы белән скейт-парк эшкәртелгән.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча профилактика чаралары турында истә тотуыгызны һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International