Лениногорскида «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында иҗтимагый фикер алышу тәмамланды

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Лениногорскида «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 13 ишегалды территориясен төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча якындагы елларда безнең районда барлык ишегалды территорияләре ремонтланачак һәм төзекләндереләчәк, анда программаны гамәлгә ашыру кысаларында һәр ишегалдында җиде төр эш планлаштырыла:


1.Юлларны ремонтлау

2.Тротуарларны ремонтлау

3.Тышкы яктыртуны ремонтлау

4.Эскәмияләрне һәм урналарны урнаштыру

5. Каты коммуналь калдыклар  мәйданчыкларын урнаштыру

6. Өслегендә ком-гравий булган   балалар җиһазлары урнаштыру

7.Өлешчә яшелләндерү

2020 елга планнарда барлыгы - 40тан артык ишегалдын проектлау, шуларның 25ен проект схемалары буенча инде быел ук тәртипкә китерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International