«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева йөкле хатын-кызлар катнашында социаль ярдәм чаралары һәм аларны рәсмиләштерү тәртибе турында онлайн мәгълүмат сәгате үткәрде.
2020 елның 11 маенда Россия Президенты В. В. Путин Россия гражданнарына мөрәҗәгатендә пандемия чорында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады:
- шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә апрель-июнь айларында 5000 сум күләмендә айлык түләү;
- бала карау буенча минималь пособиене ике тапкыр арттыру;
- 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге һәр балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү.
Шулай ук, мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү кысаларында педагог балаларга туу турында законнарда каралган түләүләр, аларны бирү тәртибе, шулай ук балалар кирәк-яракларының бүләк комплекты турында сөйләде.
Катнашучылар алынган мәгълүматны актив тикшерделәр, барлык бирелгән сорауларга да тулы җаваплар бирелде.