ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Лениногорск районы буенча идарәсе тугыз эш бирүче катнашында вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Әлеге чара Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.
Шөгер исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
2024 елда күчемсез милек өчен салым түләү срогы-2 декабрь.
Бу датага кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча милек ияләре салым түләү өчен салым хәбәрнамәләре алачак.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.
28 сентябрьдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, урыны белән яшен, көчле яңгыр көтелә.
Татарстан Республикасы Лениногорск районындагы СФР клиент хезмәте һәм «Россия пенсионерлар берлеге" нең Лениногорск бүлеге 2024 – 2025 уку елында Өченче буын университетына укырга өлкән яшьтәге гражданнарны (55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар) чакыра:
2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 300 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.
Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.
Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының "Минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты кысаларында бизнес өчен түләүсез партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итә башлады.
«Мәдәният» милли проекты кысаларында Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе балаларының Түбән Новгородта булу мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә традицияләрне гамәлгә кертү һәм саклау ресурс үзәге карары буенча уку елы дәвамында үзләрен актив күрсәткән 11 укучы сәфәргә юллама белән бүләкләнде.
2024 елның 27 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта -2 - 5 градус салкын булуы көтелә.
Быел шәһәрдә урамнарны яктыртуны модернизацияләү буенча шактый эшләр башкарылды.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында , «ИСБ» ҖЧҖ көче белән 152 яңа яктырткыч урнаштырылды һәм 802 метр СИП чыбык сузылды.