Космонавтика көне алдыннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Мария Исаева «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары белән берлектә тематик кул эшләре әзерләүне төгәлләде, аларны тантаналы рәвештә 11 нче гимназиягә тапшыру планлаштырылган иде.
Эшләнмәләр ракета һәм планеталар белән космик киңлекнең картоннан, пластиктан эшләнгән күләмле макетыннан гыйбарәт. Оештыручылар сүзләренчә, бүләк булдыру идеясе укучыларны Космосны үзләштерү тарихын өйрәнүгә һәм фәнне популярлаштыруга җәлеп итү теләгеннән туган. Бүләкләү 10 апрельдә булды, анда экспонатлар астрономия дәресе уза торган класста мактаулы урын алачак.
Мәктәп хезмәткәрләре укучылар белән бергә кул эшләре батырлык дәресләре һәм космос турында викториналар үткәрү өчен бик яхшы күрсәтмә әсбап булачагын билгеләп үттеләр.