Ел саен шәһәр халкы урманга каен суын алырга бара. Без аңлыйбыз, күпләр моны гадәт буенча эшли, сок җыюны зарарсыз халык традициясе дип саный. Ләкин сездән аңлап каравыгызны һәм нәтиҗәләр турында уйлануыгызны сорыйбыз.
Каен суы-агачның кан әйләнеше системасы. Ул кешегә түгел, ә каенның үзенә бик кирәк. Камышлы урманында һәм Лениногорск урман паркында инде хәзер үк иске төзәлмәгән яралары, үткән елларда калдырылган ботак һәм таяклардан «бөкеләре» булган күп санлы кәүсәләрне санап була.
Әгәр дә без шул ук рухта дәвам итсәк, берничә елдан Лениногорскиның чиста һавасыз калу куркынычы бар.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Әйдәгез, урманнарыбызга сак карыйк. Каеннар безне матурлыгы, яфракларының кыштырдавы һәм саф һавасы белән озак еллар сөендерсен.