Лениногорск районында экологик икеайлык дәвам итә, бу районны җыештыру гына түгел, ә "региональ һәм җирле юл челтәре" федераль проектының "Тормыш өчен инфраструктура"илкүләм проекты кысаларында кыштан соң юлларны имин хәрәкәт өчен тәртипкә китерү дә.
"Чокырларны ремонтлау Лениногорск – Ивановка, Лениногорск – Бөгелмә, Лениногорск – Азнакай автомобиль юлларында, өлешчә Лениногорск – Әлмәт трассасында башкарылды, анда да юл билгеләре алыштырылды. Хәзер Керкәле авыл җирлеге территориясендә ремонт эшләре җәелдерелде. Анда 6 берәмлек техника эшли. Параллель рәвештә Лениногорск – Чирмешән автомобиль юлында чокырлар ремонтлана. Шәһәр урамнарында чокырларны ремонтлауны һава торышына карап башлыйбыз", - дип язды Телеграм каналында район башлыгы Марат Гирфанов.