1 октябрьдә Өлкәннәр көне кысаларында гадәттәгечә Лениногорск районының "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Яхшылыкка һәрвакыт урын бар...»шигаре астында берничә чара оештырдылар һәм үткәрделәр.
Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды. Бәйрәм кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гирфанов котлады.
Тыл хезмәтчәне Галиева Халисә Миңнул кызына быел июль аенда 100 яшь тулды. Юбилеен ул туганнары һәм якыннары белән каршылады.
Шимбә көнне, 5 октябрьдә, Лениногорскида үзәк мәйданда Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Республика территориясендә 2024 елның 1-7 октябрендә урманнарда урыны белән янгын куркынычы булуы ихтимал.
Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сату базарларын киңәйтү өчен «СИБУР» ҖЧҖ ТР Икътисад министрлыгы һәм «ЦКР Иннокам» АНО белән берлектә 10 октябрьдә Казанда тәэмин итүчеләр көнен үткәрәчәк.
Салкыннар башлану белән халык электротехник һәм җылылык җайланмаларыннан актив файдалана башлый. Гадәттәгечә, әлеге чорда янгыннарның күпчелеге электротехник сәбәпләр аркасында, мичләрнең һәм төтен чыгару юлларының җылылык генерацияләү җайланмаларын дөрес урнаштырмау яки эксплуатацияләү сәбәпләре аркасында килеп чыга.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гирфанов предприятие, оешма җитәкчеләре, ведомство буйсынуындагы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән атна саен планерка үткәрде. Район һәм шәһәр тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.
ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Лениногорск районы буенча идарәсе тугыз эш бирүче катнашында вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Әлеге чара Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.