ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар, әгәр үзләрен агрессив тотучы һәм кешеләр өчен куркыныч тудыручы караучысыз калган этләрне күрсәгез, хәбәр итүегезне сорыйбыз. Безнең районда чаралар бары тик гражданнарның телдән яисә язмача мөрәҗәгатьләре нигезендә генә үткәрелә.

Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә кабул итәргә теләүчеләрне «Тәрбиягә алган ата-аналар мәктәбендә»әзерлек узарга чакырабыз.

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге интеллекты бозылган затлар белән чираттагы чара үткәрделәр.

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында чара узды. Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлегенең социаль педагогы Марина Галимова социаль хезмәт алучылар өчен "Минем гаиләм - минем крепость" гаилә тарихлары кичәсе үткәрде.

Әгәр сез үзегезгә һәм якыннарыгызга карата коррупцион гамәлләрдә шикләнгәнсез икән, үзеңне ничек тотарга кирәклеге безнең карточкаларда: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2505118.htm


6
май, 2026 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУдан:

7 майдаТатарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә, яшен булырга мөмкин.

Татарстан башкаласында 32 командадан 300 укучы дистанцион форматта реаль эшкуарлык бурычларын хәл итте.

Хөрмәтле лениногорскилылар, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында шәһәребездә төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.

Дача сезоны башлану белән Россия почтасы нәширләр белән берлектә бакчачыларга сайланган тематик басмаларга 20% ка кадәр ташлама белән язылырга тәкъдим итә. Акция 17 майга кадәр дәвам итәчәк.

Авиаочыш-ул торак пунктлар арасындагы араны мөмкин кадәр тизрәк үтеп, кирәкле вакытта кирәкле урында булу мөмкинлеге. Еш кына самолетка билетлар алдан сатып алына, үзең һәм балаларың өчен урыннар сайлана.  Әмма самолет бортында бер рәттә күрше пассажир урыннарын сайлау мөмкинлеге һәрвакытта да булмый. Әлеге статьяда балигъ булмаган балаларны авиаташуга кагылышлы үзгәрешләрне карыйк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International