Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә кабул итәргә теләүчеләрне «Тәрбиягә алган ата-аналар мәктәбендә»әзерлек узарга чакырабыз.
Дәресләр башлана: 2026 елның 20 мае.
Курс күләме: 80 академик сәгать.
Әзерлек программасы сезгә баланы гаиләгә кабул итүгә психологик һәм юридик яктан әзерләнергә ярдәм итәчәк. Укыту өч төп блоктан тора:
Психологик
Юридик
Медицина
Курс тәмамлангач, тиешле үрнәктәге таныклык бирелә. Документ булачак уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр өчен мәҗбүри.
Әзерлек Лениногорск балалар йорты базасында бара.
Урын: Лениногорск шәһәре, Садриев ур., 51 й.
Урыннар саны чикләнгән.
Язылу өчен телефон: 8 (85595) 5-17-73