Этләрне аулау чараларын үткәрү тәртибе турында мәгълүмат

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар, әгәр үзләрен агрессив тотучы һәм кешеләр өчен куркыныч тудыручы караучысыз калган этләрне күрсәгез, хәбәр итүегезне сорыйбыз. Безнең районда чаралар бары тик гражданнарның телдән яисә язмача мөрәҗәгатьләре нигезендә генә үткәрелә.

Лениногорск районында күзәтүчесез калган хайваннар санын «СПЕЦГРУПП+» ҖЧҖ контрольдә тота. Оешма халык заявкалары буенча эшли: агрессив булмаган хайваннарны аулый, стерильләштерә, вакциналый һәм яшәү тирәлегенә кайтара (ОСВВ ысулы). Гариза калдыру өчен 5-06-12 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Эт хуҗалары өчен:

Чиплагыз һәм үз хайваныгызны теркәгез - бу аның паспорты һәм яклау-саклау чарасы. Үзен генә чыгарып җибәрмәгез, эт югалырга, машина астына эләгергә яки кешеләрне куркытырга мөмкин. Әгәр дә сез ниндидер сәбәпләр аркасында хайванны тота алмыйсыз икән, аңа яңа йорт табыгыз. Хайванны беркайчан да урамда калдырмагыз-бу рәхимсезлек һәм куркыныч.

Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгыз белән сөйләшегез, алар йортсыз этләрне ашатмасыннар, бигрәк тә балалар мәйданчыклары, социаль объектлар янында һәм тукталышларда.

Фото: ЯИ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International