Татарстанлылар ташлама белән бакча һәм дача турында матбугат басмаларына язылырга мөмкин

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Дача сезоны башлану белән Россия почтасы нәширләр белән берлектә бакчачыларга сайланган тематик басмаларга 20% ка кадәр ташлама белән язылырга тәкъдим итә. Акция 17 майга кадәр дәвам итәчәк.

Язылуны компаниянең сайтында яки мобиль кушымтасында, шулай ук барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда рәсмиләштерергә мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучылар кирәкле басманы исем яки язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча сайлый ала, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.

Республика халкы шулай ук «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнаша һәм өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортлары инвалидларына, балалар йортларына, китапханәләргә, ветераннар йортларына яисә бөтен ил буенча башка социаль учреждениеләргә журнал-газеталарга язылу бүләк итә ала. Рәсмиләштерү өчен QR-кодтан файдалану яки сылтама буенча күчү дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International