Лениногорскилылар, 2027 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирәбез

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында шәһәребездә төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.

Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, анда Россиянең 14 яшьтән өлкәнрәк һәр гражданы катнаша ала.

zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында  тавыш бирергә мөмкин , «Госуслуги. Решаем вместе»мобиль кушымтасы аша, "Мәрхәмәтле Татарстан" тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә.

Әйдәгез бергәләп үзебезнең объектлар өчен тавышларыбызны бирик:
«Малыш» паркы (pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/2...),
автовокзал янында скейт-парк (pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/2...),
Ленин исемендәге мәйдан (pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/2...),
Ленин проспекты (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр) (pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/2...).

Сезнең фикер - иң мөһиме. Активлык күрсәтегез, туган шәһәрегездә уңайлы һәм заманча тормыш алып бару өчен - сайлагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International