Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге интеллекты бозылган затлар белән чираттагы чара үткәрделәр.
Күпьеллык традиция буенча, алар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Мондый мәдәни чараларның максаты-менталь инвалид кешеләргә үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп тоярга, психологик һәм социаль киртәләрне җиңәргә ярдәм итү.
Мондый категориядәге кешеләр өчен үзеңне кирәкле итеп тою, әйләнә-тирәдәгеләр белән хезмәттәшлек итү бик мөһим.