Эпидемиологлар искәртә: талпан энцефалитыннан прививка ясарга онытмагыз

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Хәзер куркыныч авыруга каршы иммунитет формалаштырырга өлгерергә мөмкинлек бар әле.

Талпан вируслы энцефалитыннан прививкалар ике схема буенча үткәрелә – төп һәм ашыгыч. Вакцинациянең төп схемасы ике прививкадан тора, аларны көзге-язгы чорда (ноябрь – март) 1 айдан 7 айга кадәр (вакцинага карап) ясарга кирәк. Аннары 5-12 айдан соң (вакцинага карап) өченче прививка ясатырга кирәк (Беренче ревакцинация). Өч прививка-вакцинациянең тәмамланган курсы. 

Әгәр дә сез көзен прививка ясатырга өлгермәгән булсагыз, моны иртә язда, талпаннар әле актив булмаган вакытта, тизләтелгән схема буенча эшләргә мөмкин. Ашыгыч вакцинация вакытында ике атнадан алып бер айга кадәр интервал белән кимендә ике прививка ясала (вакцинага карап). Ревакцинация икенче прививкадан соң бер ел узгач, аннан соң – һәр өч ел саен үткәрелә.

Экспертлар талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә яшәүче кешеләргә, шулай ук анда барырга җыенучыларга прививка ясарга киңәш итә. Россиядә бу төбәкләрнең шактый зур проценты. Исемлеккә Амур, Калининград, Иркутск, Свердловск өлкәләре, Татарстан Республикасы, Алтай, Приморье крае һәм башкалар керә.

Сүз уңаеннан, шуны истә тотарга кирәк, прививка талпан тешләүне профилактикалауның башка чараларын да кире какмый (репеллентлар, тиешле кием), чөнки талпаннар талпан энцефалитын гына түгел, ә башка инфекцияләрне дә (талпан боррелиозы, гранулоцитар анаплазмоз, моноцитар эрлихиоз), алардан әлегә вакциналар юк. Талпан булырга мөмкин территориядә булганда, һичшиксез куркыныч турында истә тотарга һәм вакыт-вакыт киемеңне һәм тәнеңне карарга кирәк. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International