Лениногорск Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 28 марты, җомга

Лениногорск Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү булды. 

Котлау сүзе белән "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова чыгыш ясады: 

"Барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Сәламәтлек, тыныч күк йөзе, иҗади энергия, яңа идеяләр, илһам, шатлык һәм позитивлык телим. Сезнең эшчәнлегегез кешеләргә дә, үзегезгә дә рәхәтлек китерсен!»- диде ул

Сүзне шулай ук атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары иясе Гөлнара Зарипова алды: 
 
"Чын күңелдән безне һөнәри бәйрәмебез – күңел бәйрәмебез белән котлыйм! Мәдәният хезмәткәрләре шәһәрнең имиджын республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләрдә, конкурсларда һәм күргәзмәләрдә лаеклы тәкъдим итеп тудыралар. Кайда гына булсак та – Сабантуйларда, юбилейларда яки башка чараларда-без һәрвакыт намус белән чыгыш ясыйбыз. Җитәкче вазифасында 20 ел эшләү дәверендә без бик күп проектларны гамәлгә ашырдык, һәрберегез моңа үз өлешен кертте. Шундый яхшы кешеләр белән эшләвемә мин бик шат!",- диде ул.  

Тантаналы сүзләрдән соң мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International