Лениногорск районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансеризация һәм скрининглар узу өчен федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта илтә.

Авыл халкы моңа үзләре дә бик шатлана. Әлеге проект ярдәмендә аз хәрәкәтләнүче гражданнар да диспансеризация уза ала.

Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү өчен 2025 елда өлкән яшьтәге 980 гражданны илтү планлаштырылган иде.

Беренче кварталда 277 кеше китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International