Лениногорскиның «С любовью и молитвами» төркеме волонтерлары Донецк юнәлешендәге МХОгә гуманитар ярдәмнең 61нче партиясен җибәрделәр.
Эльмира Уламасова, волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе:
«Бәкер, Кирлегәч, Сарабиккол, Сережкино, Мичурино, Зеленая Роща, Шөгер, Тимәш, Түбән Чыршылы, Яңа Иштирәк, Зәй-Каратай, Ивановка авылларында яшәүчеләр, шулай ук «Светофор" кибете һәм шәһәр халкы бик күп эчәр су җыйды", - диде ул.
Шулай ук барлык кирәкле әйберләр: дарулар, консервлар, эчке киемнәр, оекбашлар, маскировка ятьмәләре җибәрелде. Маскировка челтәрләрен Зәй-Каратай, Кирлегәч авыллары волонтерлары һәм "С любовью и молитвами"төркеме волонтерлары үрде һәм үрә.
Гуманитар ярдәм белән шәһәр һәм район халкы гына ярдәм итми. Мәсәлән, 17 тартма кабартманы Казаннан Рамилә Галәвиева җибәргән.
Гуманитар йөкне Эльмира Растамовнаның икетуган энесе Рәис Нәфыйков илтәчәк. Ул безнең сугышчыларга кирәкле бөтен нәрсәне үзе илтәчәк.
Эльмира Уламасова «Хыял», «Ласточка» (Шөгер) 25нче балалар бакчаларының, Лениногорскиның 3нче һәм 4нче мәктәпләренең ата-аналарына, тәрбиячеләренә һәм укытучыларына, шулай ук Тимәш халкына рәхмәтен белдерә.
Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт! Бергә без-көч, ышанычлы тыл.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте.