9 ноябрьдә "Бәкер" шифаханәсенә тәҗрибә уртаклашу максатыннан "Татнефть" ГАҖнең шифаханә җитәкчеләре килде.
Курорт-шифаханә өлкәсендә бай тарихы һәм зур эш тәҗрибәсе булган "Бәкер" шифаханәсенә коллегалары белән уртаклашырлык нәрсәләр бар. Бүген "Бәкер"- дәвалау методларында табигый факторларның һәм заманча технологияләрнең дөрес кушылмасы, шулай ук югары хезмәт күрсәтү сервисы - аны Россиянең иң яхшы сәламәтлек саклау оешмаларының берсе итә.
Очрашу барышында делегация "Бәкер" шифаханәсенең табигый факторлары , аның дәвалау профильләре һәм программалары белән танышты. Түгәрәк өстәл артында сәламәтләндерү һәм кунакчыллык өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Визит барышында коллегаларыбыз "Бәкер" шифаханәсенең барлык юнәлешләр буенча эшнең ник оештырылуын карый алдылар. Директор Шәйхетдинов Наил Гомәр улы җитәкчелегендәге «Бәкер» шифаханәсе җитәкчелеге кунаклар өчен экскурсияләр үткәрде, шифаханә эшчәнлегенең төп юнәлешләре, хәзерге вакытта тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр.