Татарстан Республикасы территориясендә 13 мартта томан көтелә.Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калудан сакланырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Юлга чыкканда автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышын тикшерергә онытмагыз. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда күренеп тора торган жилет киегез.
Бу көннәрдә ерак араларга юлга чыгудан туктап торыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга;
3. Машиналар күп булган җирдә, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре аша чыгарга кирәк.
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыкмагыз;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә онытмагыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.