Лениногорск районында мунча янган

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Мунча мичен якканда куркынычсызлык кагыйдәләренә битарафлык тагын бәла-каза китереп чыгарган.

Лениногорскиның Подгорье урамындагы бер йортның  мунчасына  ут кабып, яна башлаган.

Янгын турында  12 мартта 22 сәгать 21 минутта «Глонасс-112» системасы буенча 66 нчы янгынга каршы хезмәт бүлегенә кәрәзле телефоннан шалтыратып әйтәләр. 

Хәбәрдә утның мунчага кабуы турында әйтелә. 66 нчы янгын сүндерү бүлеге диспетчеры чакыру  урынына янгын сүндерүчеләрне, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме, полиция хезмәткәрләре, шәһәрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләрен җибәрә.

Янгын бер катлы бүрәнә мунчада чыккан була. Гомуми мәйданы 20 квадрат метр булган мунча электрлаштырылган, газлаштырылмаган, шуңа мичкә утын ягып җылытылган. Мунчага янәшә үк терәп  30 квадрат мәйданлы хуҗалык корылмасы төзелгән. Ике корылма да кирпеч белән тышланган, алар бер уртак түбә астында алынганнар. Мондый янәшәлек утның башка корылмага таралу куркынычын нык арттыра, билгеле.  Әмма янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә килеп җитеп, утны сүндерәләр, 22 сәгать 33 минутта инде ачык яну бетерелә.

Янгында һәлак булучылар яисә сәламәтлекләренә зыян килүчеләр юк.

Янгынның башлангыч сәбәбе – мунча мичен якканда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу дип фаразлыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International