Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Наталья Платонова һәм Наталья Нигаматуллина Лениногорск муниципаль районы икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Ольга есипова белән берлектә Лениногорск муниципаль районының Тимәш авыл җирлегендә халыкны кабул иттеләр.
Күчмә кабул итүнең өстенлеге халыкка үзәк офисларга бармыйча гына ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Белгечләр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм аны үткәрүнең максаты турында сөйләделәр, кулланучылар хокукларын яклау буенча аңлату эшләре уздырдылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Әйтик, бер хатын сорау белән мөрәҗәгать итте: ул ательега пальто тегәргә биргән, әмма бирелгән квитанцияне югалткан. Квитанциясез минем пальто икәнен ничек исбатларга, дип сорады ул Белгечләр килеп туган вәзгыятьтә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.
Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә аңлатылды. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән,квитанция югалган очракта, әйбер кулланучыга язма гаризадан соң, аңа паспорт яисә кулланучының шәхесен таныклаучы башка документ күрсәтелгәннән соң бирелә.
Барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәләр тәкъдим ителде, алар үз хокуклары турында белергә һәм бу хокукларны яклау буенча киңәшләр алырга ярдәм итәчәк. Алар сатып алучыларның грамоталылыгын күтәрүгә ярдәм итә һәм аларга намуссыз товар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр һәм сатучылар белән уңышлырак көрәшергә ярдәм итә.
Яңалыкларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә күзәтегез: https://vk.com/gosalcogolrt
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы