Бүген Лениногорск шәһәрендә Геройлар аллеясында 7 мартта Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Россия Герое, өлкән лейтенант Дамир Исламовка мемориал ачылды. Ачылу тантанасы танкист көнендә узды, чөнки Дамир Исламов Казан танк училищесын тәмамлаган танкист иде.
Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының кискен суытуы турында кисәтү.
2022 елның 11 сентябрендә төнлә һәм иртән 12 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә -1гә кадәр һавада һәм туфракта кырау төшүе көтелә.
2022 елның 13 сентябрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «ТКХ ликбезы»темасына онлайн режимда укыту узачак. Укуларны ТКХ өлкәсендә эксперт – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасында ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге»ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Романов үткәрәчәк.
«Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәге» ассоциациясе «Татарстан Республикасы кулланучылары өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты»темасына халык арасында сораштырулар үткәрә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сезгә агымдагы елның 08-19 сентябрендә «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлеге» дигән социологик тикшеренүләр үткәрү турында хәбәр итә.
"ФОРПОСТ" үзәге Лениногорск нефть техникумының беренче курс студентлары өчен Лениногорск шәһәренең 66 нчы янгын сүндерү бүлегенә экскурсия планлаштырды
Президент фондының мәдәни инициативалар конкурсында җиңгән грант акчасына Туган якны өйрәнү музее интерактив комплекс булдырган.
2022 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез болытлы булачак.
Яңгыр. Җил - төньяк, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с.га кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +4..+8, көндез максималь һава температурасы +10..+14˚.
2022 елның 7 сентябрендә Лениногорск нефть техникумында Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган берничә лекция үткәрелде.
Лекцияләр белән Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы имам - мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов һәм муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссия секретаре Гөлнара Газизова чыгыш ясадылар.
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең «Татарстан Республикасы РТПЦ» филиалы хәбәр итә: 2022 елның 27 сентябреннән 20 октябренә кадәр 11:33 тән 12: 42 сәгатькә вакытында, кояш интерференциясенә (спутник кабул итү станцияләренең антенналарына кояш тәэсире) бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Лениногорск районында да, цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТВ) эшенең кыска вакытлы начарлануы мөмкин.
Өзеклекләр графигы РТРС сайтында урнаштырылачак:http://'https://tatariva.rtrs.ru/tv/breaks/.