Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сезгә агымдагы елның 08-19 сентябрендә «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлеге» дигән социологик тикшеренүләр үткәрү турында хәбәр итә.
Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, Мәдәният, җәмәгать инфраструктурасы, иҗтимагый пространстволар һәм эшкуарлык өлкәләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү максатларында үткәрелә.
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру» бүлекчәсендә, ул анкета сораштыруы аша башкарыла: https://mert.tatarstan.ru/kachestvo-predostavlyaemih-uslug-v-respublike.htm.