Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында "ТКХ ликбезы" темасына онлайн укыту узачак

2022 елның 9 сентябре, җомга

2022 елның 13 сентябрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «ТКХ ликбезы»темасына онлайн режимда укыту узачак. Укуларны ТКХ өлкәсендә эксперт – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасында ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге»ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Романов үткәрәчәк.

Эксперт коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә күпфатирлы йортлар милекчеләренең хокуклары һәм бурычлары, биналар милекчеләренең гомуми җыелышын уздыру кагыйдәләре, күпфатирлы йорттагы гомуми милек, күпфатирлы йорт советы һәм аның рәисе, күпфатирлы йорт белән идарә итү ысуллары турында сөйләячәк. Шулай ук торак һәм коммуналь хезмәтләр, энергияне сак тоту, счетка исәпләүләр һәм ТКХ өлкәсендәге законнардагы актуаль үзгәрешләр турында аңлатмалар бирәчәк, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Семинарда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк:https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfqspEAXRB3U3KMna4253YlbQE56lgA8p7mMAxuD4eIFl3XRg/viewform?vc=0&c=0&w=1&flr=0

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International