Лениногорскида терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан чаралар узды

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 7 сентябрендә Лениногорск нефть техникумында Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган берничә лекция үткәрелде.

Лекцияләр белән Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы имам - мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов һәм муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссия секретаре Гөлнара Газизова чыгыш ясадылар.

Лекцияләр әхлак темаларына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International