Лениногорск нефть техникумының беренче курс студентлары өчен 66 нчы янгын бүлегенә экскурсия оештырылды

2022 елның 9 сентябре, җомга

"ФОРПОСТ" үзәге Лениногорск нефть техникумының беренче курс студентлары өчен Лениногорск шәһәренең 66 нчы янгын сүндерү бүлегенә экскурсия планлаштырды.

Максаты: яшьләрне янгын сүндерү-коткару бүлеге, аның билгеләнеше, коткаручы-янгын сүндерүче һөнәре, янгын сүндерү өчен махсус техника, махсус кием белән таныштыру; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту, янгын сүндерүче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Янгын сүндерү частенда студентларга караул бүлмәләрен, дежур - диспетчерлык хезмәтен, ял итү урыннарын, тренировкалар залын һәм башкаларны күрсәттеләр, 

Шулай ук алар янгын гамәли спорт һәм гадәттән тыш хәлләр өчен каршылыклар полосасын да күрә алдылар.

Студентлар әлеге эшнең никадәр катлаулы һәм куркыныч булуына шәхсән инандылар.

✅ Янгын вакытында шалтыратырга:

01 - шәһәр (стационар) телефоныннан

101- кәрәзле телефоныннан.

Ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру - "112".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International