Зәй-Каратай авылында нефтьчеләр ярдәме белән төзекләндерүдән соң “Тегермән кое” чишмәсе ачылды. Чишмә үзе генә түгел, территориясе дә үзгәреш кичереп, искиткеч матур булган, авыл халкының да гаҗәпләнүенең иге-чиге булмады. Элегрәк бу тирәдә биек булып үләннәр үсеп торган. Чишмә янында бер улак кына булган.
ЮХИДИнең Лениногорск районы бүлеге “Җәяүле” профилактик чарасы алып бара. Әлеге чара җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үткәрелә һәм 28 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәчәк.
17-18 сентябрьдә "Юность" стадионында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасының Лениногорск районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, скрининглар үткәрү өчен медицина учреждениеләренә китерү буенча чаралар дәвам итә. Шулай итеп, 2022 ел башыннан 1199 өлкән лениногорскилы әлеге хезмәттән файдаланды һәм профилактик медицина тикшерүләре узды.
Хоккей буенча «НЕФТЯНИК " спорт мәктәбе спорт командасына чакыра:
Татарстан Республикасы Төп Законын кабул итүнең юбилей датасына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, «Татарстан Республикасы гражданлык инициативаларын яклау үзәге» региональ иҗтимагый фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы-үзеңне тикшер!» проекты гамәлгә ашырыла.
20 сентябрьдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, яңгыр көтелә.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район хезмәтләренең предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләр җитәкчеләре белән үткәргән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Ветеринария идарәсе кошчылык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кош-корт һәм кошчылык продукциясен тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мөрәҗәгать итә.
Мәктәп яшендәге балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен укытуның мөһим ягы-ата-аналарның бу процесста катнашуы. Ата-аналарга балаларга янгын куркынычсызлыгы чараларын искә төшереп кенә калмыйча, әлеге кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә кирәк.