Татарстан Республикасы Төп Законын кабул итүнең юбилей датасына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, «Татарстан Республикасы гражданлык инициативаларын яклау үзәге» региональ иҗтимагый фонды тарафыннан «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы-үзеңне тикшер!» проекты гамәлгә ашырыла.
Ул - Татарстан Республикасы төп Законының төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест узудан гыйбарәт
Проектның сайтында теләге булган һәркем теркәлү узып, тестта катнаша ала. Проект нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган катнашучыларга цифрлы гаджетлар рәвешендә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Проектны тормышка ашыру вакыты - 2022 елның 12 сентябре-1 ноябре.