Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район хезмәтләренең предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләр җитәкчеләре белән үткәргән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Эшлекле дүшәмбе» эше район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан бер атна эчендә башкарылган эшләр турындагы доклад белән башланып китте.
Шуннан предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эшләү өчен төп бурычларны билгеләде:
1. Коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре тарафыннан кышкы сезонга әзерлек эшләрен төгәлләү бурычы куелды.
2. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тоту һәм күзәтү, тиешле хезмәтләргә, янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлтелгән профилактик эшне көчәйтергә.
2. Шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү.
3. Диспансерлаштыру буенча эшне дәвам итү, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтү.
5. Өлкәннәр декадасына әзерлек.