Кош гриппы вирусының таралуына юл куймау турында

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Ветеринария идарәсе кошчылык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кош-корт һәм кошчылык продукциясен тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мөрәҗәгать итә.

Кош гриппының югары патоген вирусын кертмәү һәм таратмау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тоту буенча ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елныж 3 апрелендәге 104 номерлы боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк.

- Йорт хуҗалыкларында, ачык сулыкларда, кош-корт күпләп җыела торган урыннарда, кошчылык предприятиеләре тирәсендә йорт кошларының һәм кошлар белән белән элемтәгә керүеннән  сакланыгыз.

- Кош-кортларны һавагы чыгару гражданнарның шәхси хуҗалыкларында гына башкарылырга тиеш.

- Кошлар гриппы эпизоотиясе теркәлгән территорияләрдә санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында кош ите һәм йомырка сатып алу киңәш ителми.

- Кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә үлгән кыргый кошларны ачыклау максатыннан көн саен хуҗалыклар тирәсендәге территорияне тикшерергә киңәш ителә.

Гриппны профилактикалау белән бәйле сораулар булганда, ветеринария хезмәтенә  мөрәҗәгать итегез: (885595) 2-55-67, 2-70-04, 3-42-73.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International