Лениногорскида «Җәяүле» профилактик чарасы уздырыла

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

ЮХИДИнең Лениногорск районы бүлеге “Җәяүле” профилактик чарасы алып бара. Әлеге чара җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үткәрелә һәм 28 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәчәк.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу профилактик чара вакытында , машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә,  җәяүле кичүләрендә хәрәкәт итү өстенлеген бирмәвенә,  ә җәяүлеләрнең, мондый кичүләр булмаган урыннарда юл аркылы үтүләренә аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук, Лениногорск районының торак пунктларыннан читтә, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эше көчәйтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International