Бүген мэриянең утырышлар залында оештыру киңәшмәсе узды, аны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов алып барды. Киңәшмәдә район һәм шәһәр Башкарма комитетлары һәм Советлары, хокук саклау органнары, хезмәт күрсәтүче оешмалар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре һәм урынбасарлары катнашты.
2022 елның 20 октябрендә 09.15 дән 10.15 гә кадәр Лениногорск шәһәр прокуратурасы Лениногорск ш., Кутузов ур., 20 йорт, 6нчы каб. адресы буенча "Исток-Башлангыч" үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында балигъ булмаган балаларның хокуклары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 19 октябрьдә болытлы булачак, яңгыр явачак.
Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән 14 м/с га кадәр.
"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!"мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә булышу өчен эшен дәвам итә.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! «Лениногорск муниципаль районы» Башкарма комитеты җитәкчесенең 2022 елныж 23 сентябрендәге 203 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, 2022 елның 22 октябрендә сәгать 7 дән 12.00 сәгатькә кадәр Ленинград урамы буенча (Вахитов һәм Гафиятуллин урамнары һәм Үзәк мәйдан арасындагы участок) көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру вакытында юлларны ябу оештырылачагы турында сезгә хәбәр итәбез.
Кадастр инженеры Черкасова Елизавета Викторовна, 426060, Удмуртия Республикасы, Ижевск шәһәре, Удмуртская ур., 268 йорт, тел. 891999071601, e-mail: cherrype@mail.ru 18-12-236 квалификация аттестаты, Татарстан Республикасы, Лениногорск районы, Лениногорск шәһәре, Фрунзе урамы, 50а йорт адресы буенча 16:51:012701:14 җир кишәрлеге чикләренең һәм мәйданының урнашу урынын ачыклау буенча кадастр эшләре башкарыла.
«Логос» үзәгендә профилактик учетта торучы балигъ булмаган балалар өчен психологик-педагогик ярдәм оештыруга юнәлдерелгән «Перезагрузка» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Үзәк базасында белгечләр «Алкоголь, тәмәке тарту, наркотикларның организмга зыяны»темасына тренинг уздырды.
17 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Зилә Мөдәрисова, 11 гимназия базасында «ТР цифрлаштыру елы: Пушкин картасы» мәгълүмат акциясе үткәрде. Чараның максаты: яшүсмерләргә мәдәни чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү.
14 октябрьдә Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лилия Токтарова һәм Лиана Габидулина тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән дәрес уздырды.
2022 елның 14-16 октябрендә Можга шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча IX республика турниры узды.