Район башлыгы Рәгать Хөсәенов оештыру киңәшмәсен үткәрде

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында оештыру киңәшмәсе узды, аны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов алып барды. Киңәшмәдә район һәм  шәһәр Башкарма комитетлары һәм Советлары, хокук саклау органнары, хезмәт күрсәтүче оешмалар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре һәм урынбасарлары катнашты.

Киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков чыгыш ясады.

1-31 октябрьдә Лениногорск районы территориясендә санитар-экологик айлык башланды. Экологик өмә үткәрүнең бердәм көне итеп 22 октябрь, шулай ук һәр сишәмбе бердәм санитар көн итеп билгеләнде.

Хезмәт күрсәтүче оешма идарәче компанияләр белән берлектә йорт яны территорияләрен тулысынча җыештыруны оештырырга тиеш. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә беркетелгән территорияләрне җыештыруда максималь ярдәм күрсәтергә. 22 октябрьдә шәһәр һәм район халкын да өмәдә актив катнашырга чакырабыз.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин физик затларның милек салымнарын үз вакытында түләвен тәэмин итү мәсьәләсе белән чыгыш ясады.

Яңа ел чараларын уздыруга әзерлек  турында Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International