Станислав Никифоров турнирның бронза призеры булды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

2022 елның 14-16 октябрендә Можга шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча IX республика турниры узды.

Грек-рим көрәше бүлегенең 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Никифоров Станислав 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады. Өченче урын өчен көрәштә Станислав  техник яктан җиңү яулады һәм турнирның бронза призеры булды.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International