«Логос» үзәгендә профилактик учетта торучы балигъ булмаган балалар өчен психологик-педагогик ярдәм оештыруга юнәлдерелгән «Перезагрузка» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Үзәк базасында белгечләр «Алкоголь, тәмәке тарту, наркотикларның организмга зыяны»темасына тренинг уздырды.
Әлеге тренингның максаты яшүсмерләрдә тәмәке, алкоголь һәм наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, укучыларның сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын киңәйтү, сәламәтлеккә уңай караш формалаштыру, сәламәтлеккә кыйммәтле караш позициясеннән тормыш перспективасын модельләштерү иде.
Балалар актив катнаштылар, биремнәр үтәделәр, сораулар бирделәр. Ахырда «Алкоголь, тәмәке тарту, наркотикларга зыян» дигән фильм күрсәтелде.