Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре «ТР цифрлаштыру елы: Пушкин картасы» мәгълүмат акциясе үткәрде

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

17 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Зилә Мөдәрисова, 11 гимназия базасында «ТР цифрлаштыру елы: Пушкин картасы» мәгълүмат акциясе үткәрде. Чараның максаты: яшүсмерләргә мәдәни чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү.

Социаль педагог укучыларны Пушкин картасы функционалы, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләре һәм карталары булучыларга ачыла торган мәдәни мөмкинлекләр белән җентекләп таныштырды.

Ишетелгәннәрне ныгыту өчен, балалар "Пушкин картасы" турында җентекле мәгълүмат белән белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International