2022 елның 2 декабрендә Казан шәһәрендә «Абилимпикс» - 2022 Берләшкән милли чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 6 декабрендә урыны белән томан көтелә.
Томан вакытында:
«Бөек Җиңү Геройлары-2023» Бөтенроссия әдәби конкурсы совет солдатларының батырлыгы һәм Ватан чикләрен саклаган Россия сугышчыларының батырлыгы турындагы истәлекне саклау һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшь буында патриотлык һәм батырлык өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
2 декабрь көнне 2 нче мәктәптә Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышланган мәдәни-тариха уен үтте. Шәһәр мәктәпләреннән алты команда катнашты -2, 5, 6, 7, 10нчы мәктәпләр , 12 нче лицей.
Чара, ярышлардан тыш, белем бирү, тәрбияви характерга ия иде.
3 декабрьдә «Юность» спорт комплексында Советлар Союзы Герое И.А. Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча 40нчы команда турниры узды.
Тюбингта шуу иң травмалы ял төре булып санала. Кышкы сезон ачылганнан бирле үзәк район хастаханәсенә тюбингта шуганда җәрәхәт алган 4 кеше мөрәҗәгать иткән инде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәбез.
Лениногорск муниципаль районында "Яңа ел бизәкләре" смотр-конкурсы игълан ителде. Бәйгенең максаты-фасадларның, витриналарның, сәүдә залларының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның керү зоналарының эстетик чагылышын арттыру, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан шәһәрдә бәйрәм кәефен булдыру, предприятиеләр янындагы территорияне төзекләндерү, бәйрәм атмосферасын булдыру һәм киләчәктә республика конкурсында катнашу.
Дүшәмбе иртәсе атналык «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсеннән башланды, аны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук шәһәр һәм район Советы һәм башкарма комитетлары урынбасарлары катнашты.
Татарстаннның бер районында дача йортында төнлә янгын чыккан. Йорт хуҗасы янгын хәбәр иткеч тавышына уянган. Баштан үзе сүндереп карый, аннары, җиңә алмаслыгын аңлагач, янгын сүндерүчеләр чакырган.
Күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, бәйрәмнәр чорында янгыннар һәм аларда кешеләр һәлак булу саны, гадәттә, кискен арта. Бу күп очракта кешеләрнең психологик кәефе белән бәйле, алар мондый чорларда, эш көннәре вакытында тупланган стрессны ташларга омтылып, уяулыкларын һәм концентрациясен шактый киметәләр. Бигрәк тә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында хәвеф-хәтәрләрнең артуы күзәтелә.