3 декабрьдә «Юность» спорт комплексында Советлар Союзы Герое И.А. Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча 40нчы команда турниры узды.
Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән 10 команда катнашты.
Лениногорск-1 командасы үз авырлык төркемендә Әлмәт, Түбән Кама командаларын җиңде һәм финалга чыгу өчен Бөгелмә шәһәре командасына 6:5 исәбе белән оттырды.
Лениногорск шәһәре-2 командасы үз төркемендә Зәй, Яшел Үзән, Әлмәт командаларын отты. Финалга чыгу өчен Яр Чаллы командасына 7:4 исәбе белән оттырды.
Өченче команда урыны өчен Лениногорск-1 һәм Лениногорск-2 командалары очрашты.
Лениногорск шәһәренең 1нче командасы Лениногорск шәһәренең 2нче командасын отты һәм өченче урынны алды.
Үз үлчәү категорияләрендә команда турнирының өченче призерлары булдылар:
1.Мортазин Радмир
2.Хәбибуллин Ринат
3.Антонов Павел
4.Зорин Дмитрий
5.Даньшин Данил
6.Власов Артем
7.Пикалев Илья
8.Вәлиәхмәтов Камил
9.Иванов Кирилл
10.Лобанов Николай
11.Дмитриев Илья
Өченче призерлар тренерлар Лущиков Р. С., Майоров В. А., Бадыкшанов У. С. һәм Шакиров А. А. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Барлык җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар тапшырылды.
Егетләрне котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә спортта җиңүләр телибез!!!