ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә компрессивлаштырылган табигый газ (метан) базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ директоры урынбасары Александр Карпов катнашты.

 2023 елның 23 мартында Лениногорск ЗАГСында 6 пар үзләренең никахларын теркәде. Яңа өйләнешүчеләрне котлыйбыз. Аларга бәхет-куанычлар телибез!

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 24 мартта аязучан болытлы.Явым-төшемсез.

Төнлә минималь һава температурасы +1..+4˚. Көндез һаваның максималь температурасы +11..+14˚.

 Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

   Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  ата-аналарга ана капиталыннан  балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак  итү  өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

Бүген администрация бинасында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операциядә һәлак булган Радик Мортазин гаиләсенә «Батырлык ордены»тапшырды.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

22 мартта «Демография» милли проекты кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгеч Лариса Голдобинага социаль хезмәтләр алучылар белән «Яшь гаиләгә социаль ярдәм чаралары» темасына лекция үткәрде. Әлеге чараның максаты: дәүләт социаль ярдәме һәм ярдәм чаралары турында яшь гаиләләргә аңлатма бирү.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 23 мартта болытлы булачак,  явым-төшем көтелми.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш 5 -10 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚. Көндез һаваның максималь температурасы +5..+9˚.

2022 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2023 елның 2 маеннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Аны исәп-хисап урынында яки КФҮдә бирергә мөмкин. Моны физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Декларация»программасы аша да эшләргә мөмкин. 

Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 23 мартта урыны белән томан  көтелә.

Томан вакытында:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International