Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Радик Мортазин гаиләсенә Батырлык орденын тапшырды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген администрация бинасында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операциядә һәлак булган Радик Мортазин гаиләсенә «Батырлык ордены»тапшырды.

Сержант,  миномет батареясының миномет взводы командиры Радик Мортазин 8 сентябрьдә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен сугышчы югары дәүләт бүләгенә лаек була.

"Ул безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак һәм Ватаныбызга фидакарь хезмәт итүнең үрнәге булып торачак. Без аның белән горурланабыз», - диде район Башлыгы.

Тантанада Радик Минзәкиевичның туганнары, аның хатыны Гүзәлия Абүзәр кызы һәм улы Азамат катнашты. Район Башлыгы бүләкне егеткә тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International