2022 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2023 елның 2 маеннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Аны исәп-хисап урынында яки КФҮдә бирергә мөмкин. Моны физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Декларация»программасы аша да эшләргә мөмкин.
2022 елда салым түләүче минималь милек срогыннан кимрәк булган күчемсез милекне сатса, кыйммәтле бүләкләр алса, лотереягә акча отса, милекне арендага бирсә яки чит ил чыганакларыннан керем алса, керемнәр турында хисап бирергә тиеш.
Үз керемнәре турында шулай ук шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокат кабинетлары оештырган адвокатлар һәм башка затлар да хисап бирергә тиеш.
Декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2023 елның 17 июленә кадәр түләргә кирәк.
Әгәр салым агенты НДФЛны салым түләүче алган керемнән тотып калмаса, ул аны декларацияләргә һәм салымны үзе түләргә тиеш. Салым агенты салым органына салымны тотып кала алмау һәм тоткарланмаган НДФЛ суммасы турында хәбәр итмәгән очракта гына шулай эшләргә кирәк. Әгәр агент бу бурычны үтәгән икән, ведомство сезгә салым хәбәрен җибәрәчәк, аның нигезендә 2023 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча НДФЛ түләргә кирәк.
Декларация бирү һәм НДФЛ түләү срокларын бозу штраф, пеня исәпләү, салым буенча бурычларны (недоимкалар), пеня һәм суд аша штраф рәвешендә җаваплылыкка тартуга китерергә мөмкин.
Искәртеп узабыз, 2023 елның 2 маенда декларацияне тапшыруның чик вакыты салым ташламаларын алуга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.