28 мартта Лениногорскида махсуслаштырылган оешма хуҗасыз этләрне тотачак.
Шулай ук эт хуҗаларына йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга бәйсез җибәрмәскә кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.
Бүген Лениногорскида район Башлыгы кубогына бадминтон буенча ярышлар узды. Аларда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты.
1. Манту - нәрсә ул?
Бу махсус диагностик тест (прививка белән бутамагыз!), халыкны туберкулезга массакүләм тикшергәндә кулланыла. Аны үткәрү өчен туберкулин кулланалар. Туберкулин туберкулезның тере яки үтерелгән микобактерияләрен үз эченә алмый, ә аларның яшәү активлыгы продуктлары, микроб күзәнәк элементлары һәм туберкулез микобактерияләре үскән мохитнең бер өлеше генә.
2023 елның 13-23 мартында Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) ВФСК декадасы узды. Чараларда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 700дән артык укучы катнашты.
Бүген мэрия утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов катнашында юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә компрессивлаштырылган табигый газ (метан) базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ директоры урынбасары Александр Карпов катнашты.
2023 елның 23 мартында Лениногорск ЗАГСында 6 пар үзләренең никахларын теркәде. Яңа өйләнешүчеләрне котлыйбыз. Аларга бәхет-куанычлар телибез!
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 24 мартта аязучан болытлы.Явым-төшемсез.
Төнлә минималь һава температурасы +1..+4˚. Көндез һаваның максималь температурасы +11..+14˚.
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ата-аналарга ана капиталыннан балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак итү өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.