ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

11 апрельдә Лениногорскида махсус оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

Шулай ук эт хуҗаларын йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга  чыгармаска кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.

Традиция буенча яз уртасында бал биюләрен яратучылар спорт-бал биюләре буенча ачык турнирда җыелалар. Быел, 9 апрельдә, турнир Бөгелмә шәһәренең Яшьләр йортында узды.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы Лениногорск буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 12 ветеранга һәм сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары  апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

2023 елның 6-7 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында (2008-2009 елгы) СССР спорт мастеры Улеев А. А. истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы халкы 17 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлый, ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда республика территориясендә учак ягу, коры үлән һәм чүп яндыру тыела.

Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган спорт квесты узды. Квестта шәһәр мәктәпләре командалары катнашты.

11 нче гимназиянең актлар залында балигъ булмаганнар, шул исәптән Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты.

 4 апрельдә Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан район социаль участогында эш башкарылды. Нәтиҗәдә,  балигъ булмаган бала яшәгән биш гаилә каралды.


7
апрель, 2023 ел
җомга

2023 елның 14 апреле

Мәйданчык: Лениногорск мәшгульлек үзәге, Гагарин урамы, 51 йорт.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16 нчы районара идарәсе хәбәр итә:Россия Федерациясе Салым кодексының 358 статьясындагы 2 пунктының 5 пункты авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә теркәлгән тракторлар, барлык маркалы үзйөрешле комбайннар, махсус автомашиналар (сөт ташучылар, терлек ташучылар, кош ташу өчен махсус машиналар, минераль ашламалар ташу һәм кертү өчен машиналар, ветеринария ярдәме, техник хезмәт күрсәтү) салым салу объекты булып саналмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International