ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМЦ) эшли.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – дәүләт комитеты) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010  елның 15 июнендәге 468 номерлы карары белән расланган Дәүләт комитеты турында нигезләмәдә беркетелгән газ белән тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәгеләрне хәбәр итә:

3-9 апрельдә Лениногорск шәһәрендә «Теннис Холл» спорт корылмасы кортында "Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе" фондының идарәчесе Сергей Кандауров истәлегенә 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында турнир узды.

«Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» 2022 елның 20 маендагы  ПУ-356 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә төзелгән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, И.Г. Ибраһимов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә Татарстан Республикасы халкын исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» 20 еллык юбилей конкурсы старт алды, ул «Россиянең иң яхшы 100 товары»программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты чаралары кысаларында 20 апрельдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Кытай: экспорт мөмкинлекләре" темасына семинар үткәрә.

Хәзерге вакытта Россия Федераль суд приставлары хезмәте Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) белән берлектә 2023 елның 27-28 апрелендә «Заманча шартларда тариф һәм монополиягә каршы җайга салу үзенчәлекләре» Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен (алга таба – семинар-киңәшмә) уздыруга әзерлек эшен алып бара.

2023-2025 елларга Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү программасы чараларын гамәлгә ашыру максатыннан «Электрон сәүдә үзәге» АНО Яндекс Маркет маркетплейсы белән берлектә заказ бирү пунктларын ачарга теләүче Татарстан эшкуарлары өчен укыту вебинары оештыра.


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 8 апрелендә Лениногорск муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант»халыкара белем бирү акциясе узды. Анда барлыгы 596 кеше катнашты, алар арасында 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук шәһәр һәм авыл халкы бар иде.

13 апрельдән 20 апрельгә кадәр Лениногорск шәһәре урамнары юдырылачак. Сездән әлеге урамнар буенча йөрмәвегезне,   маршрутны алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз. Автомобильләрне машиналар йөрү өлешендә калдырмагыз, эвакуатор эшләячәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International