2023 елның 6-7 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында (2008-2009 елгы) СССР спорт мастеры Улеев А. А. истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән (Башкортстан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Киров, Самар, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре) 220 спортчы катнашты.
Лениногорск шәһәренең грек-рим стилендәге көрәшчеләре үз үлчәү категорияләрендә турнирның бронза призерлары булдылар:
Яфасов Арыслан (68 кг кадәр) - 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы
Салахов Илназ (75 кг кадәр) - 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы
Р. С. Лущиков җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез.