Лениногорск биючеләре "Капелька - 2023 " спорт-бал биюләре ачык турнирында катнашты

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Традиция буенча яз уртасында бал биюләрен яратучылар спорт-бал биюләре буенча ачык турнирда җыелалар. Быел, 9 апрельдә, турнир Бөгелмә шәһәренең Яшьләр йортында узды.

4 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге биючеләр үзләренең осталыкларын һәм профессиональлекләрен  күрсәттеләр! Чистай, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт һәм, әлбәттә, Лениногорск шәһәрләреннән бию клублары үз катнашучыларын тәкъдим итте, 150 биюче катнашты. 

Ел саен турнирны Лениногорскның «Астра» бию-спорт клубы һәм аның җитәкчеләре Азова Надежда Мансуровна һәм Кристина оештыра һәм үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International