Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган спорт квесты узды. Квестта шәһәр мәктәпләре командалары катнашты.
Аларга 10 станцияне үтәргә туры килә:
"Ирекле сулыйм»
"Йога-тайм"
"Дару үләннәре"
Медицина өлкәсенә кагылышлы сораштыру һәм башкалар.
Нәтижәдә, 1 урынны - 11 нче гимназия, 2 нче урынны - 12 нче лицей, 3 нче урынны - 8 нче мәктәп яулый.
Квест җиңүчеләре һәм катнашучылары истәлекле бүләкләр алды.